Кемгә 5 әр мең сум күчә башлады?

Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия халкына 5 әр мең сум акча түләнелә башлады. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 
Бу төр пособиеләр йөкле хатын-кызларга һәм ялгызы 8-17 яшьлек бала тәрбияләүче ата яисә аналарга бирелә.
Акча алу өчен бер шарт үтәлергә тиеш: һәр гаилә әгъзасының кереме яшәү минимумыннан азрак булу таләп ителә. 
Булачак әниләр хатын-кызлар консультациясендә йөклелекнең 12 атнасына кадәр теркәлү узарга тиеш. Аңа учетка басудан алып, бала туганчы бу акчалар түләнеләчәк. 
Ялгыз бала тәрбияләүчеләргә дә бу фактны раслау таләп ителә. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/rossiya-khalky-schetlaryna-5-r-me-sum-kch-bashlady

Бәйле