68 мең кеше коронавирустан үлгән!

2021 елның октябрендә Россиядә 68,7 меңнән артык кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

Росстат мәгълүматлары буенча, 58 822 очракта коронавирус үлем сәбәбе буларак төгәл билгеле, ә 9912 очракта шулай ук ковид сәбәп булуы мөмкин.

Моннан тыш, статистиклар мәгълүматлары буенча, ковидтан үлгән 6,1 мең кешедә башка чирләр дә булган. 1141 очракта ковид үлемне тизләткән, ә 5018 очракта чир үлемгә сәбәп булмаган.

Татарстанда октябрьдә 2720 кеше коронавирустан үлгән. Шул ук вакытта 120 кешедә патоген идентификацияләнгән, ә 2600 кешедә ул ачыкланмаган.

Моннан тыш, республикада октябрьдә үлгән 131 кешенең Covid-19 инфекциясеннән кала башка чирләре дә булган.

Россиядә прививка компаниясе дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә чикләү чаралара кертү һәм үтәүне, шулай ук коронавиурска каршы вакцина темпларын шәхси контрольгә алырга кушты.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/69613/

Бәйле