Сәвия Сираева: “Матур киләчәк телим!”

Сәвия Сираева,Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе: “Матур киләчәк телим!”

– Театр оешкан көннәр бүгенгедәй хәтердә. Яшь тамашачылар театрында эшләп йөрибез. Байрас Ибраһимов кабат-кабат чакыра, “Сәвия апа, кил инде “Нур” театрына”, – ди. Кайда, ничек эшлиләр икән, дип, күреп кайтырга гына бардым. Ул вакыттагы директор Мәҗит Мөдәрисов белән режиссер Байрас Ибраһимов бик сөенеп каршы алдылар.

Шартлар – коточкыч. Чүпрәк чаршаулардан бүлмәләр бүленгән. Рәсимә Гайфуллина, Резида Фәхруллина кебек берничә профессиональ артист бар, ә күбесе яшьләр, әле укып кына йөриләр. Ничек тә мине калдырыр өчен, “на всякий случай” дип үгетләп, гариза яздырды җитәкчеләр. Бик яхшы мөнәсәбәт булды, кул чабып каршы алдылар. Г. Гадҗибәковның “Аршын мал алан” спектакленнән Җиһан ролен дә биреп куйдылар. Шуларга алданып, театрда торып калдым.
Резина-техник эшләнмәләр заводының Мәдәният сараенда да эш шартлары җиңел булмады. Репетицияләр өчен бүлмә бүген бар, иртәгә – юк. Грим бүлмәсе бирмиләр. Телефоннан сөйләшергә ярамый. Тагын да әллә никадәр эреле-ваклы каршылыклар бар иде.
Репертуар зур булмаганга, күп вакыт гастрольләрдә йөреп уза. Театрны белмиләр. Афишалар эленми, клублар бикле була. Халыкка хәбәр таратуны да үз өстебезгә алабыз. Идарәгә барабыз, радио өчен җаваплы кешене табабыз. Минем радиода эшләү тәҗрибәм дә бар. Шуңа тиз генә тапшырулар әзерлибез. Рушат Мөдәрисов гармунда уйный, җырлый, мин сөйлим: “Хөрмәтле авыл кешеләре! Абыйлар-апалар, әбиләр-бабайлар! Без сезнең авылда, клубтабыз, спектакльгә чакырабыз. Матур яулыкларыгызны, чуклы шәлләрегезне ябыныгыз да, түбәтәйләрегезне киегез дә, спектакль карарга килегез!” Шулай халык җыелып китә иде.
Ул вакытта юл йөрүләр бик авыр иде. Автобуслар еш ватыла, салонга тузан, бензин исе керә. Шартлар авыр булганга, үз бинабызны нык көттек. Башта театр буласы урынга кирпеч өеп киткәннәр иде. Шуның янында сөенеп фотога төштек. Аннары фундамент салдылар, тагын төштек. Төзелешне карап-күреп, түземсезлек белән көтеп тордык. Ун еллап Кече залда гына эшләдек. Ул да әйтеп бетергесез куаныч иде. Зур зал ачылганда шатлык бөтенләй эчкә сыймаслык булды.
Хәзер театрда шартлар искиткеч яхшы. Элеккене искә алганда – җир белән күк арасы! Чит сәхнәләрдә эшләгән артистларның хәлен яшьләр, бәлки, аңлап та бетермидер. Үз бинаң, үз сәхнәң, үз тамашачың булу – ул шундый бәхет!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-04/s-viya-siraeva-matur-kil-ch-k-telim-2606445

Бәйле