Чыршы бизәп куйдыгызмы әле?

-- Лейла

Декабрь җитте исә күңел Яңа елны көтеп яши башлый. Кыш бабай, Кар кызы, көяз чыршы – бәйрәмнең күрке. Беләсегез килсә, чыршыларны XVII гасырда ук кәгазьдән ясалган алмалар, печенье һәм мишуралар белән матурлый башлаганнар. Бүгенге көндә инде тәтәйләрнең ниндиләре генә юк! Кибеткә чыгып җаның теләгәнен сайлыйсың да урман гүзәлен күз явын алырлык итеп бизәп тә куясың. Бу эшне никадәр иртәрәк башкарсаң, шулкадәр озаграк бәйрәм хисе тоярсың, ди белгечләр. Чаллылылар бу хакта ни уйлый икән?

Алсу Кәбриева, укытучы

– Әлбәттә, Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бит күңелгә бәйрәм рухы биреп тора. Бүгенгедәй катлаулы заманда бу аеруча мөһим. Чыршыны инде без кар яугач та бизәп куйдык. Үзебез түгел инде, бу эшне 12 яшьлек кызыбыз бик теләп башкара. Ул сәнгать мәктәбендә укый, дизайнер  булырга хыяллана. Шуңа да тәтәйләр күп булса да, ул аларны болай гына элми. Интернеттан карап, төрле киңәшләрне тыңлап, елына туры китереп бизи. Ел саен төрле чыршы бездә. Күршеләребез, туганнарыбыз аны карау өчен хәтта махсус керәләр. 

Индира Шәвәлиева, фитнес-инструктор 

– Без табигый чыршы яклы. Ә алар, белгәнегезчә, Яңа елга берничә көн кала гына сатуга чыга. Шуңа да алдан ук чыршы кую гадәте юк. Аннары иртә бизәп куйсаң балалар да көн саен бүләк эзләп мәшәкатьләнә (көлә). Без, гадәттә, гади уенчыклар эләбез.Төгәлрәк әйтсәк, кулдан ясалганнарны. Аларны балалар белән бергә төсле кәгазьләрдән эшлибез. Чөнки бу беренчедән кечкенәләр өчен дә кызыклы шөгыль, икенчедән уенчыклары да куркынычсыз була. 
 

Әхмәт Вәлиев, пенсионер
– Нинди генә заманалар булмасын, чыршы бизәү гадәте онытылмый инде ул. Хәтта сугыш вакытында да солдатлар атылган гильзалардан, мамыклардан тәтәйләр ясап элә торган булганнар. Боларны миңа ветеран әтием сөйләгән иде. Безнең балачак исә Совет чорына туры килде. Ул чакта елка тәтәйләре бик кадерле иде. Аларны төрле сыннар, яшелчәләр рәвешендә ясыйлар иде. Моңа бәйле бер кызык та, кызганыч та вакыйга исемә төште. Шулай бер елны танышларыбызның улы чыршыга эленгән уенчык кишерне авызына алып капкан иде. Белгәнегезчә ул чакта тәтәйләр пыяладан. Ярый инде балаларына җитди зыян килмәде. Тик бәйрәм кәефе шактый кырылган иде. Алар белән күрешкән саен гел әлеге вакыйганы искә алып көлә идек. Хәзер инде уенчыкларның күпчелеге куркынычсыз. Сайлау мөмкинлеге зур. Бәйрәм рухы чыксын дип, чыршы булмаса да, үзебез дә нарат ботаклары алып вазага утыртабыз. Аларны электән калган, шул пыяла тәтәйләр белән бизибез.

Чыршы бизәү кагыйдәләре
•    Яңа елга чыршыны матур итеп бизәр өчен, аңа дөрес урын сайларга кирәк. Купшы чыршыны кечкенә бүлмәгә куймагыз, ә кечкенәләрне зур бүлмәгә урнаштыру дөрес булмас. 
•    Гирлянданы иң башта элеп куегыз. Аннан соң эленгән уенчыклар матур итеп балкып торыр. 
•    Зур чыршы өчен эре уенчыклар сайлагыз. 
•    Охшаш уенчыкларны бер тирәгә элү шулай ук матур булмас. 
•    Йомгаклау этабы булып, мишура, төймәләр, ялтыравыклар тора.
•    Чыршы төбенә матур итеп төрелгән тартмалар тезеп куйсагыз да була.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий