Режиссер Марк Рудинштейнның ни сәбәпле үлеп китүенең сәбәпләре ачыкланды

-- Лейла

Атаклы актер, продюсер һәм кинотәнкыйтьче 75 яшендә вафат булды.

“Кинотавр”ның режиссеры һәм оештыручысы Марк Рудинштейн 5 декабрьдә 75 яшендә вафат булды. 5-tv.ru мәгълүматлары буенча, кино эшлеклесе йөрәк өянәге белән 17 ноябрьдә хастаханәгә озатылган, биредә аңа шулай ук инсульт диагнозы куелган булган.

25 ноябрьдә табиблар атаклы пациентны ясалма комага керткәннәр һәм ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Актерның хәле бик авыр дип бәяләнгән булган. Моннан тыш табиблар тискәре динамика турында да сөйләп торганнар. 5 декабрьдә исә Марк Рудинштейнның хастаханәдә булганда, аңына килмичә, вафат булуы билгеле булды.

Әйтергә кирәк, хастаханәгә продюсер йөрәк өянәге һәм инсультка кадәр ике ай кала эләгә инде – бу вакытта аңа йөрәгенә ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.

Бәйле