Сөйгәне янына балконнан кергәндә егет һәлак булган…

Бу хәлне күреп торган шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыра.

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә сөйгән кызы янына балконнан керергә маташкан чакта, 30 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Фаҗига Звездная урамында була. Егете сөйгән кызы янына килә, тик кыз аның белән аралашудан баш тарта. Шуннан соң үз дигәнен итәргә телгән «Ромео» фатирга балконнан кермәкче була. Ул өченче каттагы фатир тәрәзәсенә урам ягыннан менә башлый. Башта подъезд тәрәзәсенә ябышып, фатирның балконына ябыша. Тик ул ябышып тора алмый һәм егылып төшә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/sygne-yanyna-balkonnan-kergnd-eget-lak-bulgan

Бәйле