Татар эстрадасы артисты Миләүшә Сафина кызы Мәрьямне шактый вакыт ялгызы гына тәрбияләде. Хәзер инде җырчының тормышы төптән үзгәрде: кияүгә чыкты — ире, кызы һәм улы бар. Алай гына түгел, Миләүшә өченче тапкыр әни булырга җыена!
— Миләүшә, йөклелек чоры ничек уза?
— Аллаһка шөкер, әйбәт! Улыбыз Данияр тугач ук, тагын бер бала алып кайтабыз дип планлаштырып куйдык. Мин элек тә кияүгә чыккач, бер-бер артлы ике малай алып кайтам дип хыяллана идем. Мәрьямнең ике энеле булуын бик теләдем. Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән сәгатенә туры килгәндер инде, малай көтәбез. Табиблар туу вакытын февраль аена билгеләде. Икесенең арасы 1,5 яшь булачак, Аллаһы боерса. Инде исем дә уйлап куйдык.
— Энесе тугач, Мәрьям үзен ничек тотты?
— Хәзер инде Мәрьям, сөбеханалла, үсә-үсә үзгәрә, олыгайды. Бик эмоциональ бала ул. Данияр тугач, башта көнләште, аңлап бетермәде. Ләкин хәзер энесен бик ярата, Данияр да апасына сөенә, битләреннән үбә.
— Беренче балаң авыру тугач, “икенчесе, өченчесе ничек туар икән?” дигән курку хисе булдымы?
— Юк. Мин барысын да яхшыга гына юрадым. Яхшы нияттә булырга кирәк дип уйлыйм. Даниярны бик җиңел таптым, Аллаһка шөкер. Кайвакыт бу бәхетемә ышанып бетеп булмый. Сау-сәламәт баланы күрү, аның үрмәләве, тәпи атлавы – минем өчен шундый зур бәхет. Аллаһы Тәгалә бәхетемнән күпсенмәсен иде…
— Бервакыт “Бездән соң Мәрьямне караучы бертуганнары булсын иде” дигән идең…
— Әйе. Аллаһы Тәгаләдән улларым Мәрьямгә терәк булсын, нык булып үссеннәр, Мәрьямне яратсыннар иде дип телим.
— Кияүгә уңышлы чыктым дип уйлыйсыңмы?
— Мин ышанычлы кешегә кияүгә чыгарга теләдем. Фагил белән танышкач та, аның минем кеше булуын шундук аңладым. Без интернет аша таныштык. Ул мине “Адәм белән Һава” тапшыруында күргән. Телевизор каршына басып, күзен алмыйча караган. Инстаграмда күрешергә тәкъдим итеп язганнан соң, күрештек. Аннары 3 көн буе эштән соң минем янга Балтачка кайтты. Гашыйк булгандыр инде. Шуннан соң очрашып йөрергә тәкъдим итте. Гомеремдә алай әйткәннәре булмады, хәзерге яшьләр башка төрле бит, тәкъдим ясап тормыйлар. Инде бер атнадан соң ул мине әти-әниләре белән таныштырырга Чүпрәлегә алып кайтты.
— Әти-әнисе сине ничек кабул итте?
— Алар мине “кызым” дип каршы алды. Әйтерсең лә, без бер-беребезне 100 ел беләбез. Алар Фагилгә алдан ук: “Әгәр үз көчеңә ышансаң, без каршы түгел”, — дип әйткән булган. Үзем дә башта “уйламыйча өйләнде бугай бу” дип уйладым. Чынлап та, балалы хатынга өйләнү – ул әйтеп бетергесез зур җаваплылык. Алар Мәрьям белән бер-берсен бик нык яраталар. Мәрьям көннәр буе әтисе белән булырга риза. Бездә “үги кыз”, “үги әти” дигән сүзләр юк. Балага әни дә, әти дә кирәк. Хәзер миңа авыр күтәрергә ярамагач, Мәрьямне дәвалануга Фагил йөртә.
— Фагил кайсы сыйфаты белән үзенә җәлеп итте?
— Мин аның теге яки бу сыйфатын аерып әйтә алмыйм. Фагил – гаҗәеп кеше, чын ир. Ул миңа бер авырлык та китерми, яклап, саклап яши. Безнең мәхәббәт көннән-көн көчәя генә бара, чөнки мөнәсәбәтләребез көн дә очрый торган кыенлыклар белән сынала. Әйтик, Мәрьямнең көйсез чагында ир белән хатын бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитәргә, бөтенләй өйдән чыгып китәргә мөмкин. Ә без исә күзгә-күз карашып кына торабыз. Безне бу авырлыклар якынайта.
— Бәхәсләшкәнегез бармы?
— Ир белән хатын-кызның сүзгә килмәгән чаклары буламы икән? Һәр гаиләдә буладыр ул. Фагил миннән 3 яшькә кечерәк, шуңа күрә өйләнгәндә тәҗрибәсе юк иде. Хәзер ул – гаилә башлыгы, барысына да әкренләп өйрәнә. Кайвакыт киңәшләремне бирәм. Бер-беребезгә юл куеп яшәргә тырышабыз.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/milsh-safina-bezne-mnsbtlr-kyenlyklar-beln-synala