Кафе хуҗабикәләре арендага бирүче белән яхшы мөнәсәбәттә булганнар, ләкин аңар да көчле басым бара икән.
— Без залны ябып, ризыкны чыгарып бирү режимында эшлибез. Безнең эшләр артты: судларга йөрисе. Безнең халыкны бүләсебез килми. Проблема белән без икәүдән-икәү генә калдык, чынлыкта, каршы торырга бик авыр. Төрле кешеләр килә, хәтта, кайчагында куркыныч, — ди кафе хуҗабикәләре Раилә белән Илсөя ханым.
5 декабрь кичендә «Мадам Павлова» кафесы ишек төбендә гаиләләр чиратта тора иде.
Кызларга авыр вакытларында изге теләк тә булыйк.