Шушы сүзләрне генә әйт, сөеклем…

Ир-егетләр хатын-кызга караганда да хислерәк… Алар моны күрсәтергә генә теләми…

Ир-егетләрне яратмаган очракта алар газапланамы? Әллә инде мондый хисләр хатын-кызларга гына танышмы? Аерылышуны, читләшүне алар ничек кичерә? Без бит һәрвакыт ир-егетләрне каты, хиссез, үзләренә һәрвакыт ниндидер табыш эзләүче итеп кенә күрәбез. Социаль челтәрләрдә бер ир хатын-кызларга шушы темага кагылышлы үз фикерен язган.

«Безне тәрбияләргә соң инде… Без сезнең кебек йомшак була алмыйбыз. Хәлне тагын да катлауландырмагыз! Хиссез дип күрергә һәм проблеманы «кулга алу»ны таләп итәргә кирәкми. Кирәкми. Ир-атлар да, хатын-кызлар кебек үк, газап чигә. Һәм күз яшен күрсәтмәү кайчак аңа кыйммәткәрәк тә төшә. Ул газаплануын күрсәтмәү һәм үзенең яшеренлеге өчен икеләтә тариф буенча түли. Аңа элементар ярдәм кирәк. Аңа балачакта да моны күрсәтмәгәннәр, ул бит «чын ир-егет» булырга тиеш.

Безгә ярдәм итәрдәй сүзләр бик гади. Зинһар, шуны истә калдырыгыз, хатын-кызлар!

Мин сиңа ышанам.
Эшләреңдә барысы да яхшы булмаса да, мин сине барыбер яратам.
Син минем бердәнберем, син миңа һәрвакыт кирәк.
Сине бәхетле итәсем килә».

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2021-12-07/shushy-s-zl-rne-gen-yt-s-eklem-2610197

Бәйле