«Бик нык үкенәм»: Казанда кечкенә кызчыгын кыйнаган ана халыктан гафу үтенә [видео]

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә бер хатын-кызның үз баласын каты итеп кыйнаганы һәм шуны камерага төшереп торган видеосы таралды. Хатынның соңрак исерек булуы да ачыкланды.

Тикшерү комитеты баланың хәзерге вакытта тиешле органнарда булуын һәм медицина ярдәме күрсәтелүен әйтте.

Алена исемле бу хатын берничә ел элек бергә яшәгән ир-атка пычак кадап, төрмәдә дә утырып чыккан булган.

1 яшьлек сабыен кыйнаган ана гафу үтенә.

— Мин кызыма карата бик начар җинаять эшләдем, аны кыйнадым. Үземнең гаебемне беләм, аны таныйм һәм бик нык үкенәм. Мин моның өчен тиешле җәза алырга әзер, чөнки мин гаепле. Барысыннан да, бөтен җәмәгатьчелектән гафу үтенәм, — ди хатын.

Бәйле