Минималь хезмәт хакы күләмегә арта беләсезме?

Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләме 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады.

2021 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 12 792 сум тәшкил итә.
Россиядә 2022 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сумга кадәр артачак. Тиешле указга РФ президенты Владимир Путин кул куйды.
«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2022 елның 1 гыйнварыннан айга 13 890 сум күләмендә билгеләргә», — диелә документта.
Элегрәк социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 2022 елга федераль бюджет проектында яшәү минимумын 2,5%ка индексацияләү каралган, әмма бу җитәрлек түгел.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/minimal-khezmt-khaky-klme-arta

Бәйле