Яңа елда спиртлы эчемлекләр сатылырмы?

Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзиев Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәмер сатуны чикләргә чакырды.

«Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кешеләр “эчүгә сабышмасыннар өчен”, алкоголь сатуга чикләүләр кертергә кирәк, ә бу вакытта һәркемгә шөгыль булсын өчен барлык мәдәни-массакүләм чаралары бушлай булырга тиеш», — дип белдерде депутат.

Аның сүзләренә караганда, Яңа ел тирәсендә алкоголь гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зур зыян китерә. Хәмзиев фикеренчә, гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен конкрет механизмнар кирәк, чөнки кайберәүләр чамасын югалта. Шулай ук ул Мәдәният министрлыгына барлык мәдәни-ял чараларын бушлай итү өчен тиешле гариза җибәрергә планлаштыра.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары безнең гражданнар өчен бушлай булырга тиеш», — дип өстәде ул.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yaa-elda-spirtly-echemleklr-satylyrmy

Бәйле