Комада яткан Шәхзәт Разметов сәхнәгә кайтамы?

Җырчы Шәхзәт Разметов, ниһаять, сәхнәгә кайтты. Ул үзе белән булган хәлгә карата фикерләре белән уртаклашты. Хәтерләсәгез, Шәхзәтне билгесез затлар кыйнавы, авыр хәлдә хастаханәгә эләгүе турында язган идек.

“Мин беркайчан да шәхси тормышым, проблемаларым, борчуларым турында сөйләмәдем. Чөнки бу — шәхси эш, аны кешегә чыгарырга кирәк дип санамыйм. Хәзер дә сөйләмәсәм идем, әмма мин хастаханәдә ятканда, дөрес булмаган мәгълүмат таралган. Дөреслекне белергә теләүчеләрне җавапсыз калдыра алмыйм.
Беренче чиратта, миңа язган кешеләрнең барысына да җавап бирә алмавымны аңлауларын үтенәм, чөнки бөтен көчем тернәкләнүгә, аякка басуга сарыф ителде. Бик күп сораулар, хатлар килде. Чынлап та, гомеремдә беренче тапкыр шундый катлаулы хәлдә калдым. 24 август көнне бер сәүдә үзәге янында миңа һөҗүм иттеләр. Нәтиҗәдә җитди җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләктем. Болай булыр дип башыма да килмәде.

Бер яктан, борчылдым. Икенче яктан, яңадан тууыма шатланам. Гомеремне саклап калганы, ташламаганы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Комада ятканда, көне-төне янымда булган, исән калуым, аякка басуым өчен дога кылган әти-әниемә рәхмәт. Гомерем өчен көрәшкән 7нче хастаханәнең табибларына, шәфкать туташларына рәхмәт. Хәлемне белгән, яныма килеп йөргән якыннарыма, дусларыма, коллегаларыма, танышларыма рәхмәт. Янәшәмдә булган һәркемгә рәхмәт.

Аңыма килгәч тә, башымда бик күп сорау булды: ник һәм ни өчен? Кызганыч, җавабын таба алмадым, чөнки миңа карата мондый гамәл кылу өчен бер сәбәп тә юк иде. Беркемне дә гаепләмим, кимсетмим. Мин андый түгел. Уңышларым, казанышларым, хезмәтем кемгә тынычлык бирмәде икән? Алдыма куйган һәр максатка әкренләп ирешә бардым. Бүгенге көндәге уңышларыма үз көчем белән ирештем. Нәрсәгәдер ирешү өчен бик күп көч, вакыт һәм хезмәт куярга кирәклеген барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз.

Якыннарым, дусларым минем нинди кеше икәнемне, кешеләргә мөнәсәбәтемне, үземне ничек тотуымны белә. Мин кешеләргә ярдәм итәргә, булышырга, файдалы булырга шатмын. Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмавын, кемгәдер начарлык эшләп, уңыш килмәвен һәркем дә аңламый шул, кызганыч. Мин ул кешеләргә зыян китерергә, үч алырга теләмим. Алар нәрсәгә иреште? Бу акылсыз гамәлне кылган кешеләрне кызганам. Үзләрен генә харап иттеләр. Алар үз җәзасын алачак. Тормыш барысын да үз урынына куя”, — дип язган Шәхзәт Разметов. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/komada-yatkan-shkhzt-razmetov-skhng-kaytty-kemg-tynychlyk-birmdem-ikn

Бәйле