Бер юл-транспорт һәлакәтендә өч туган үлгән

Кичә, 7 декабрьдә, Башкортостанның Әбҗәлил районы Рыскужино авылында берьюлы өч ир-ат җирләнә. Алар юл-транспорт һәлакәтендә үлә. 

5 декабрьдә Куса-Златоуст трассасында ВАЗ-2109 һәм «Газель» йөк машинасы бәрелешкән була, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе ЮХИДИ матбугат хезмәте. Авто руле артында Башкортстанда туып-үскән 38 яшьлек егет, пассажир утыргычларында аның 30 һәм 29 яшьлек энеләре була. Салонда шулай ук  4 яшьлек малай да була. Малай исән, аның тормышы өчен Чиләбе табиблары көрәшә.
Һәлак булган шоферның исеме Вадим. Исән калган малай-аның улы Рамазан. Гаиләдә шулай ук яшь ярымлык Арслан, ә Вадимның хатыны Валия өченчегә авырлы. Хатын-кыз балалар белән ялгызы калган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/69903/

Бәйле