- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Уфада тимер юлчылар дәваханәсы бинасы алдында 64 яшьлек хатын үз-үзенә ут төрткән.
Бу хәл бүген Октябрь проспекты, 71/1 йорты янында иртәнге 9:36да булган, дип аныкладылар МЧСта. Урында 1,5 литр сыеклык салынган баллон һәм шырпы табылган.
– Дәваханәнең янгын хәвефсезлеге буенча инженеры сүзләренә караганда, ул ханымның «Мине коткармагыз! Яшәргә теләмим!» дип кычкыруын ишеткән һәм үз-үзенә ут төртү актын кылуын күргән, шуннан соң ул янгын сагына шалтыратып, ут сүндергечне эләктереп, хатын-кыз янына йөгергән, – дип хәбәр итә коткаручылар. – Ул зыян күрүчене сүндергән.
Тәненең 90 процент пешкән хатынны 18нче дәваханәгә китергәннәр. Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, аның гаиләсендә проблемалар булган. Шулай ук, ул язу калдырган, дип язучылар бар.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-09/mine-kotkarmagyz-yashisem-kilmi-2612685