Өч айлык нарасый үле килеш табылган

Бәләбәй районында фаҗига булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаилә йортында төнлә бишектә өч айлык сабый елаган. Әнисе уянып, аны ире белән икесенең арасына караватка сала.

Иртән хатын баласын җансыз килеш тапкан. Ул шунда ук ирен, әти-әнисен уята, «ашыгыч ярдәм» чакырта. Чакыруга килгән табиблар малайның үлемен раслый.

Билгеле булганча, гаилә имин, ниндидер махсус исәптә тормый. Ата-ананың тагын мәктәп яшендәге ике баласы бар.

Хәзер хокук сакчыларына сабыйның үлү сәбәпләрен һәм хәл-шартларын билгеләргә туры киләчәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-10/ch-aylyk-narasyy-le-kilesh-tabylgan-2615092

Бәйле