Акчаларын өйдә саклаучыларны нинди сюрприз көтә?

Россия Үзәк банкы яңа реформа башлый.

1 гыйнварда Үзәк банк акчалата реформаның беренче этабын башлый, аның кысаларында 100 сумлык купюралар яңартылачак. Экспертлар россиялеләрне банкноталарны алыштыру фонында башланырга мөмкин булган мошенниклык гамәлләре дулкыны турында кисәтә.

Акчалары булган гражданнарны алда торган реформа турында кисәттеләр. Россия Үзәк банкы купюраларны алыштыруны киләсе елның гыйнварыннан ук әзерли.

Россиядә яңа акча реформасы 1990 еллар азагыннан бирле, илдә акча банкноталарының тышкы рәвеше тулысынча үзгәргән иң зур реформа булыр дип көтелә. Үзәк Банкта аңлатуларынча, 1 гыйнвардан Россиядә яңа үрнәктәге йөз сумлык купюралар чыгарыла башлаячак.

Аннары берничә ел дәвамында башка банкноталар да үзгәрәчәк. Вакыт узу белән иске акчалар тулысынча яңаларына алыштырылачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2021-12-13/akchalaryn-yd-saklauchylarny-syurpriz-k-t-2617184

Бәйле