Татарстаннан 11 айлык кыз чит илдә зыян күргән: бала комада

Бангкок кунакханәсендә Татарстаннан Иннополисның элеккеге укытучысының 11 айлык баласы зыян күргән.

Кызчык өстенә авыр мәрмәр өстәл төшкән, бала хәзер комада.

Яшь гаилә Таиландка ял итәргә килә һәм шушы көннәрдә кире Татарстанга кайтырга тиеш була. Тәүге адымнарын ясый башлаган бала өстенә мәрмәр өстәл килеп төшә. Бала баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте, моннан тыш, күп санлы җәрәхәтләр ала.
 Бангкок клиникасында бер тәүлек өчен гаиләдән 803 мең таләп иткәннәр (тикшеренүләр һәм дарулар өчен), баланың әти-әнисе булган акчаларыннан 220 мең сум гына түли алган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstannan-11-aylyk-kyz-chit-ild-zyyan-krgn-bala-komada

Бәйле