Татарстан юлында дүрт кеше үлгән

Коточкыч авария кичә Актаныш районында булган.

Актаныш районында М-7 трассасында 15 сәгать 35 минутта “Шевроле лачетти” җиңел автомобиле һәм “Вольво” йөк прицепы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Актаныш-медиа. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның 3 пассажиры һәлакәт урынында вафат булган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstan-yulynda-kotochkych-avariya-drt-keshe-lgn

Бәйле