Динә Латыйпова: “Гаиләмне бүлешергә теләмим”

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова сабырлык, зирәклек, уңганлык кебек сыйфатларны үзенә җыйган. Динә ханым белән аның үткәне һәм бүгенгесе турында ачыктан-ачык сөйләштек.

– Динә апа, игезәк кызларыгызны авырдан тапкансыз икән…

– Рафаэль белән 1985 елда өйләнештек. Балаларны 1987 елда гына таптым. Ул вакытта игезәкләр икәнен белмәделәр, УЗИ юк иде. Ләкин авыл фельдшеры, ике йөрәк тибеше кебек, дип шикләнде. Йөклелек чорын әйбәт кичердем, токсикоз гына көчле булды. Үземдә дә интуиция бар иде. Күңелдән генә исем әзерләп куйдым. Баланы алып кайтырга дип, ал төстә бер комплект юрган алып кайттым. Әмма алай-болай тагын берәү кирәк булса дип, Рафаэльгә кибетнең адресын аңлаттым. Бала тапканда, көне буе чирләдем. Кич белән бөерләр эшләүдән туктады. Аңымны югалтканымны беләм. “Динә”, – дип табибларның битемә сукканнарын хәтерлим. Кулым белән бәреп, системаны аударганмын. Ике көннән соң гына аңыма килдем. Яныма табиб Гөлфия Наримановна килеп: “Динә, кызың бар бит, икәү бит, беләсеңме?” – диде. Белмәсәм дә: “Беләм”, – дидем.

– Кызлар сау-сәламәт тудымы?

– Аллаһка шөкер, икесе дә сәламәт туды. Берсенең авырлыгы – 2200 грамм, икенчесенеке – 1800 грамм иде. Үземнең дә, балаларның хәл начар булды. Бер айлап хастаханәдә яттык. Әтиләренең канын салдылар. Өйгә кайткач та, җиңел булмады. Хастаханәдә табиблар ярдәм итә иде, ә өйдә куркып калдым, елыйсы килде. Бу беренче һәм соңгы тапкыр бала табуым булды.

– Ни өчен бер малай алып кайтмадыгыз?

– Беренчедән, балаларның аякка басканын көттем. Икенчедән, дөнья куасы килде. Тоттырмады гына. Бераздан сәламәтлек какшады. Аннары олыгайдык. Вакыт мизгел кебек үтте дә китте.

– Гаиләгездә кризис чоры булганын беләм. Авырлыкларны ничек кичердегез?

– Тормыш җиңел генә бармый. Һәрнәрсәгә түзә белергә кирәк. Ничек кенә булса да, гаилә ул – кечкенә дәүләт. Аны кем беләндер бүлешәсе килми, саклап каласы килә.

– Ни өчен хатыннар мондый адымга бара дип уйлыйсыз?

– Ялгышып. Кеше гашыйк булса яки уңышка ирешсә, сукырая, дөньясын оныта. Күзлекне дөрес итеп кия белергә кирәк. Байлык та, уңыш та, мәхәббәт тә, бигрәк тә читтән кергәне – бар да вакытлыча. Авырлык та вакытлыча, югалту гына мәңгелек.

– Тормышта нинди югалтулар кичердегез?

– Әти-әнине югалту бик авыр булды. Әти яшьли китте. Әни картаеп китсә дә, әниләрне мәңге яшәтәсе килә. Бертуган абыем ковидтан вафат булды. Уйламаганда, 59 яшендә китеп барды. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Үземне кулда тотарга тырыштым, балаларым, оныкларым белән онытылдым. Быел сентябрь аенда үзем дә ковид белән чирләдем, хастаханәдә ятып чыктым.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/din-latyypova-gailmne-blesherg-telmim

Бәйле