Илназ Галәвиев: Мине күп нәрсә туктатып калырга мөмкин иде…

Казан гимназиясендә атыш оештырган вәхши үз кулыннан һәлак булган балаларның туганнарына мөрәҗәгать иткән.

Быел 11 майда кайчандыр үзе укыган 175 нче гимназиягә утлы корал белән бәреп кереп, 9 кешене атып үтергән һәм 24есен яралаган Илназ Галәвиев үз гаебен таныган. Ул “Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү”, “Шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч җитештерү һәм саклау”, “Читләрнең мөлкәтен белә торып юкка чыгару һәм зыян салу” статьялары буенча гаепләнелә. Үзен шушы барлык 3 статья буенча гаепле дип санавын белдергән.
Шул ук вакытта Илназ ялгызы гына һөҗүм итүен, бу адымга барырга аны беркемнең дә котыртмавын әйткән. Үзе әйтүенчә, бернинди дә сектада тормаган. Шулай ук, бу көнне вәхшилек кылудан сине нәрсәдер туктатып кала ала идеме, дигән сорауга да җавабы кыска булган.
– Чынында мине күп нәрсәләр туктатып калырга мөмкин иде. – дип белдергән.
Галәвиев СИЗОда яшәү шартларыннан зарланмый. Ашау-эчүгә дә канәгать. Шулай ук аңа әтисе белән очрашырга рөхсәт итәләр.
– Китаплар укыйм. Нинди китаплар бирәләр, шуларны укыйм. – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Казанның Идел буе районы суды Илназ Галәвиевне кулга алу вакытын 2022 елның 11 апреленә кадәр озайткан иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/70560/

Бәйле