Фирдүс Тямаевның әнисе картлар йортында күргәннәрен сөйли [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның әнисе Галия апа блогер Рүзәлгә картлар йортында эшләп, ниләр күрүен, әби-бабайларның ничек балаларын, оныкларын зарыгып көтүләрен сөйли. Үзәк өзгеч хәлләр.

— Картлар йортында эшләдем мин. Шунысы кызганыч: анда яшәүчеләрнең барысының да балалары бар. Баласы булмаса, боларның караучылары юк дияр идең… Аның хәтле борчылмас та идең! Андагы картларга әфлисун, мандарин, конфет бирәләр бит инде, шуларны алар җыеп баралар, ашамыйлар! Җомга көнне исә тиз-гиз генә ашыйлар да, балаларының килүләрен көтеп утыралар… Тәрәзәдән күзләрен алмыйча өметләнеп утыралар. Ә балалары килми… Шимбә көнне дә шулай көтәләр. Балалары барыбер килми бит! Ул әби-бабайларның күзләрендәге сагыш, моң! Түзеп булмый! — дип җан өшеткеч вакыйгалар турында сөйли Галия апа.

Бәйле