Иртәгә Владимир Путин зур матбугат конференциясен карагыз

23 декабрьдә Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрәчәк. Быелгы чарада Россия һәм чит илләрдән 500 журналист катнаша.

Хәтерләсәгез, узган елда, пандемия килеп чыгу сәбәпле, дәүләт башлыгы Мәскәү янындагы Ново-Огарево резиденциясеннән виеоэлемтә аша гына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашкан иде. Быел гадәти форматта, ягъни җанлы очрашу узачак.

2020 елгы матбугат конференциясе 4 сәгать 29 минут дәвам иткән. Президент ул чагында 60 сорауга җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез: зур матбугат конференцияләре 2001 елдан бирле үткәрелеп килә. Путин аны беренче Президентлык срогында кертте. Журналистлар белән тәүге очрашу нибары 1,5 сәгать чамасы гына дәвам иткән. Шуннан соңгы матбугат конференцияләре елдан-ел озаграк уздырыла. 2008 елгы очрашу иң дәвамлысына әйләнгән: Путин анда 4 сәгать 40 минут эчендә журналистларның 106 соравына җавап биргән.

2012 елда, Дмитрий Медведевның Президентлык срогы үткәннән соң, Путин иске яңа вазыйфасында беренче очрашу уздырды. Дәүләт башлыгы 4 сәгать 33 минут эчендә гадәти булмаган берничә сорауга, шул исәптән дөнья бетү турындагы сорауга да җавап биргән. Ул чагында журналистлар Россиядә яшәүче балаларны Америка гражданнарына уллыкка (кызлыкка) бирүне тыю турындагы закон проекты белән бик нык кызыксынган. Президент үлгән юрист – Сергей Магнитский исемен – 7 тапкыр, инде Хөкүмәт башлыгы булган Дмитрий Медведев исемен – 6 тапкыр искә алган.

2019 елгы зур матбугат конференциясендә катнашкан журналистлар саны рекордлы күрсәткечкә (1895) җиткән. Президент 4 сәгать 19 минут эчендә җәмгыять һәм социаль өлкә темаларына багышланган 71 сорауга җавап биргән. Путин Бесланда һәм Мәскәүнең Дубровка торак комплексындагы театр үзәгендә булган террорчылык актларын дәүләт башлыгы вазыйфасында үзе өчен иң авыр вакыйгаларга әйләнүе турында сөйләгән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/70990/

Бәйле