Бер дә уйламаган җирдән сынау килә дә, кеше тормышының астын өскә китерә. Чаллыдан Рәмзил Арсланов та бу ике ел эчендә зур тормыш сынавы үткән. Җир җимертеп эшләп үскән, көчле беләкле, спортсмен егет көннәрнең берсендә аягына да басалмас дәрәҗәгә җитә. Аның сызлануларын хәтта уколлар да басмый башлый.
Ничәмә-ничә табиб бу хәлнең сәбәбен ачыклый алмый. Дөрес булмаган диагноз куеп, кирәкмәгән җирне дәвалап, кесәләрен генә калынайталар. Ярты ел билгесезлектән соң, ярдәм итәрдәй кеше табыла.
– Рәмзил, кайчан сызлана башладың? Авыру үзен ничек сиздерде? Шул хакта сөйләп үт әле.
– Бер ай чамасы билем авыртты. «Хәзер бетә, хәзер бетә», – дип үз-үземне тынычландырып йөрдем. Моңарчы да алай булгалый иде. Шулай бер көн эштән соң авылга кайттым. Бу апрель ае иде. Шул төнне башланды да инде газапларым. Каты авыртудан йоклый алмый яттым. Билдән алып уң аякның арткы ягындагы сызлауга түзәрлек түгел иде. Укол да булышмагач, иртән үк Чаллыга юл тоттым. Моңарчы хастаханәгә йөрүне белгән дә юк иде. Шуңа нишләргә дә белми, аптырап калдым. Үз машинама утырдым да юлга кузгалдым. Чаллыга барып җиткәнче әзме-күпме авыртуны баскан уколның көче бетте. Ничек барып җиткәнмендер?! Аркам көянтә кебек уң якка бөгелеп төште. Ярый әле әтинең бертуган сеңлесе Инсия апа һәм җизни каршы алды. Алар мине әле дә ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бергәләп төрле медицина үзәкләренә йөри башладык. Күбесе миңа нәрсә булганын әйтә алмады. Берничә җирдә дөрес диагноз куймыйча, берфайдасыз системалар куйдылар, уколлар кададылар. Тора-бара мин машинаның арткы утыргычына яткан хәлдә генә йөри башладым. Басып тору, утыру инде мөмкин түгел иде. Көчле гормональ дарулардан соң авыртулар басылды, әлбәттә. Шуннан соң беренче тапкыр өстәл артына утырып, ризык ашый алуыма ничек сөенгәнне белсәгез?! Әмма авырту чыганагы дәваланмаган иде әле ул вакытта. Инде хәл булгач, эшкә дә чыктым. МЧСта бүлек командиры булып эшли идем. Больничныйдан соң диспетчер итеп күчерделәр. Ансына да риза булдым. Хәлгә керделәр үзләре. Шул вакытта кышка машинамның тәгәрмәчен алыштырырга авылга кайтасы бар иде. Бертуган абыемны минем белән кайтуын сорап, икәүләп юлга кузгалдык. Күңел сизгән диярсен: тәгәрмәчләрне алыштырып бетерүебез булды, мине икенче тапкыр авырту «бөгеп салды». Шунда әти тиз генә кайдандыр фанер такта табып, мине шуңа терәп машинага утырттылар. Кабат Чаллыга киттек. Авыртудан бер нәрсә дә уйларга хәл юк иде. Бөтен теләгем бу сызланулардан тизрәк котылу. Терсәкләр белән стенага сөялә-сөялә генә йөри идем. Алары сыдырылып каный башлагач, зур простыня ертып урап куйдым. Аннары шунсын хәтерлим, уң аяк сизелерлек ябыкты.
– Хәзер эшлисеңме?
– Икенче приступтан соң җитәкчегә шалтыратып хәбәр иттем. «Үз теләгем белән китәм», – дип гариза яз, диде. Аны өйдән генә биреп җибәрдем, барырга хәл юк иде. Шулай бер мизгелдә эшсез калдым. Ул вакытта хәлемне белүче дә булмады. Чирләгәч кирәгең калмый икән.
– Рәмзил, аякка басарга нәрсә ярдәм итте соң?
– Беренчедән, авыр чакта якыннарымның ярдәм кулы сузуы бик күп көч бирде. Шуннан да мөһим нәрсә бар микән?! Икенчедән, интернетта Андрей Лукьянов дигән кешенең мускулларны дәвалау методикасы турында видеога тап булдым. Шунда гына авыртуның умыртка баганасында да, нерв системасында да түгел, ә нәкъ мускулларда икәнен аңлап алдым. Бер табиб та миңа бу хакта әйтә алмаган. Бу белгечнең (А.П. Лукьянов) Татарстанда бердәнбер укучысы бар икәнен, аның Алабугада яшәгәнен белеп алдым. Аңа язылу бер ай алдан иде. Икенче приступ булгач та аңа барырга 10 көн вакыт бар иде әле. Мин аңа шалтыратып үземнең хәлемне җиткердем һәм ул миңа билгеле бер күнегүләр эшләргә, еш җылы ванна-душ керергә кушты. Шулай ул кушканнарны эшләп, аның сеансларына йөреп, ике ай дигәндә аякка бастым. Бер сеанс – 2 мең ярым, утыздан артык сеанска гына йөрдем. Тик әле тулысынча савыкмаганымны үзем дә аңлый идем. Чөнки бу вакыт эчендә мускуллар турында шактый мәгълүмат тупладым, китаплар укыдым, бу методиканың асылына төшендем. Эшләмәгәч, акчасы да юк бит аның. Тагын авылга кайтып киттем. Шулчак берәр дустымны өйрәтеп, дәвалануны дәвам итергә дигән фикер туды. Кызганыч, күп дуслар куркып калды. Бары Радик исемле авылдашым гына ярдәм итергә ризалашты. Үзе дә кызыксынып, минем янга йөри башлады. Башта мин аны өйрәттем, аннары ул шуны кулланып, мускулларны дәвалауны дәвам иттек. Шулай тагын 70тән артык сеанс үттем. Көннән-көн хәлем яхшыра башлады, хәтта атнага бер-ике авыл башыннан йөгереп үк кайта башладым. Минем нинди бәхетле икәнне белсәгез ул чакта.
– Хәзер, инде аякка баскач, нинди планнар белән янып яшисең?
– Минем үзем кебек хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәсем килә. Төрле укулар үттем, әле дә бер туктаусыз өйрәнүдә. Үз тәҗрибәм дә миңа булыша. Инде дустымны да мускуллар белән эшләргә өйрәтеп җитештем бит. Белгәннәр-күргәннәр минем янга инде хәзер үк ярдәм сорап килә. Чын күңелдән булышам! Берәү дә минем кебек интекмәсен иде!
Айзирә Имамова.
Чыганак: http://shahrichalli.ru/