Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда аек булмаган хатын-кыз имезгәндә яңа туган улын гәүдәсе белән каплап үтергән дигән мәгълүмат таралды.
Әлеге мәгълүматны шәһәрнең Вахитов районы прокуратурасы тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
«Күзәтчелек ведомствосы бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен, шулай ук гаиләнең иминлеген һәм ата-ана вазифаларының тиешенчә үтәлүен тикшерә. Моннан тыш, балигъ булмаганнар арасында күзәтүсезлекне кисәтү системасы органнары эшенә бәя биреләчәк», — дип аңлатты ул.
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/71227/