Лилия Сәләхетдинова: «Мин берәр кайчан әлеге гәүдәдә ни өчен яшәвемне аңлаячагыма ышанам»

-- Лейла

«Минем тормышымда яңа этап башланды», — дип яза шагыйрә.

— Тормышымның асылын һәм яшәвемнең мәгънәсе нидә икәнне белмим, әмма мин берәр кайчан әлеге гәүдәдә ни өчен яшәвемне аңлаячагыма ышанам. Ни өчен мин, башка берәү түгел? Бу соңрак, әлегә мине яратучы кешеләр арасында яшим һәм бу җаваплы.

Тормыш бер генә бирелә һәм аны лаеклы итеп үтәргә кирәк. ИншАллаһ, сезгә дә үз көчегезгә ышанырга ярдәм итәрмен. Без бергә булганда көчле. Алга таба планнарым — яшәргә! Барлык мохтаҗларга шатлык, мәхәббәт өләшеп яшәргә. Сезгә дә үз көчегезгә ярдәм итәргә тырышырмын, аралашуга һәрвакыт шатмын», — дип язган ул.

Инстадуслары Лилиянең көчле рухлы булуына соклана, Лилиягә алга таба да сабырлык һәм тугры дуслар тели.

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Бәйле