«Сабый исән калыр иде!»

-- Лейла

Шушы көннәрдә илне тетрәндергән коточкыч вакыйга уфалы Владимир Санкин белән булган хәл турында искә төшерде.

4 гыйнварда Костромада 5 яшьлек кызчык ерткычларча үтерелә. Аны урамнан ике бәндә урлап алып китә һәм җәфалап үтерә. Соңрак баланың гәүдәсен шәһәр тулай торакларының берсендә тапканнар. Җинаять кылуда шикләнелүчеләр тоткарланды. Алар барысын да таныган.

Шушы хәлдән соң Санкинның адвокаты Шота Горгадзе түбәндәге сүзләрне язган:

«Чит балалар булмый. Бала ярдәм сорагач, яныннан үтеп китеп булмый. Ярамый. Бу тема сезне ялыктырса да, мин тагын бер тапкыр кабатлыйм: бу педофиллар юлында Башкортстан Тикшерү комитеты версиясе буенча бәдбәхет, бандит, садист, җәфалаучы, талаучы һ.б. Владимир Санкин очрамаган. Очрамаган һәм куркыныч тудырмаган педофилларны 5 сәгать кыйнамаган. Салкында тотмаган. Үтермәгән. Һәм 8 елга катгый режимлы төрмәгә утырмаган. Юк. Ә кызганыч. Бала исән булыр иде. Ә «Санкин» янә, тагын 8 елга утырыр иде. Ул моны кабатларга әзер», — дип язган ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Элек хәбәр ителүенчә, Самарадагы Алтынчы кассация суды Владимир Санкинның хөкем карарын үзгәрешсез калдырды, ә кассация шикаятен канәгатьләндермәде. Бу хакта адвокат Шота Горгадзе белдерде, ул шәхсән утырышта катнашкан.

Башкортстан Югары суды 2021 елның 26 апрелендә педофилны үтергән өчен хөкем ителгән Владимир Санкинга җәзаны йомшарткан. Хөкем карары үзгәргән, билгеләнгән җәза 8 елдан 6 елга калдырылган.

Әмма күпчелек аны җинаятьчегә санамый.

Бәйле