Чаллы фаҗигасе: 15 яшьлек малай әнисенең туган көнендә һәлак була

-- Лейла

Чаллыда 22 яшьлек шофер юл аркылы чыгып баручы 15 яшьлек малайны бәрдергән. Һәлак булган малай әнисенең туган көнендә үлгән.

9 гыйнварда Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булды.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Жигули» автомобилен йөртүче 22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән.

Һәлак булган 15 яшьлек яшүсмер лингвистик лагерьдан кайткан гына булган. Аның исеме Альберт. Ул Чаллыдагы 58нче мәктәпнең сигезенче сыйныфында укыган.
«Ходаем, ничек кызганыч. Кинодагы шикелле булды бу. Әнисенең бүген туган көне. Гаиләдә нинди фаҗига…» — дип язган социаль челтәрләрдә бер ханым.

«Копейка» машинасы руле артында 22 яшьлек Алексей Тикунов булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, егетнең машина йөртү стажы — дүрт ел булган. Штрафлары булган, әмма егет барысын да түләп барган. 2019 елда Тикунов машина йөртү таныклыгын югалткан булган.

Яшь егетнең социаль челтәрләре ябылган. «ВКонтакте» битендәге статусы — «Оливьешечка».

ВАЗ-2101 автомобиле Тикуновка рәсмиләштерелгән булган. Чаллылылар бу машинаны урамнарда күргәннәре булганын хәбәр итә.

Тикунов азык тарату үзәгендә эшли торган булган, моннан тыш аның һәлак булган яшүсмер белән бер йортта яшәве дә билгеле булды. 

Шаһитлар сүзләренчә, автомобиль тәгәрмәчләре астында тагын бер яшүсмер калырга мөмкин булган. Һәлак булучы егет кинотеатрдан дусты белән бергә кайта торган булган. Соңгысы әлеге булган хәлдән шок хәлендә.
Юл-транспорт һәлакәте буенча РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу).

10 гыйнварда Тукай районы Яңа поселогында авариядә һәлак булган 15 яшьлек Альбертны җирләделәр.

Аның иптәшләре белән квестка баруы булган. Яшүсмерне соңгы юлга озатырга туганнары, сыйныфташлары күпләп килгән.

Моннан тыш Татарстан Тикшерү идарәсе Чаллыда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә ачыклык кертте. Тикшерү версиясе буенча, «копейка» машинасы йөртүчесе дә, яшүсмер дә светофорның тыелган сигналларына хәрәкәт иткән.

Һәлакәт шаһитлары хәбәрләре мәгълүматларга бик нык аерылып тора. Кайберәүләр, бала яшел төскә юлны аркылы чыккан, ә машина кызыл төскә очкан, дип расладылар. Кайберәүләр яшүсмер кызылга чыккан, ә җиңел машина сарыга чыгарга омтылган, дип белдергәннәр.

Тикшерү дәвам итә.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/


Бәйле