Алсу Фазлыева йөкле вакытта кишерсез яши алмаган!

-- Лейла

Җырчы Алсу Фазлыева үзенең йөкле булып йөргән вакытларын искә төшерде.

— 12 ел элек мин Аязыбыз белән авырлы идем. Студент елларым, бишенче курста укыйм. Токсикоз булмады, рәхәтләнеп бар әйберне дә ашадым: җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә, итен дә, балыгын да. Аеруча кишергә исем китте. Шуны кетердәтеп ашыйсым килә иде. Авылда үскән кишерне ашап бетергәч, бишәр-унышар кило итеп кибеттән алып кайта идек. Ул вакытта берара Азатларның апаларында яшәп алдык, көн-төн кишер кимерүемнән хәтта ояла башлаган идем. «Балаң сары туар, җитәр», — дигән кеше сүзе дә мине туктата алмады. Йөклелек чагында әйбәт ашагачмы, балам да зур авырлык белән туды, 4 килограммнан артык иде. Әле хәтерлим: бала тапкач, тележкада берничә сабыйны палатага алып килделәр дә, шулар арасыннан Аязны шундук танып алдым: үзем кебек кара, маңгаен бозау ялаган (безнең якта шулай диләр).

Ильяс белән йөклелек чорым эшләп узды. 6нчы айга кадәр бәйрәмнәр алып бардым. Алты сәгать буе аяк өсте басып тору рәхәт түгел иде. Соңгы бәйрәмне алып баргач, өстемнән шундый зур йөк төшкән кебек булды…
Ильяс белән дә токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. «Бала тугач, аллергиясе булыр, теләсә-нәрсә ашап булмас», — дип, үземне бөтенләй дә чикләми идем. Ильяс җәй туды, туыр алдыннан бик күп җиләк-җимеш ашап калган идем. Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та, карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40ка кадәр күтәрелде! Әни орышты мине анда, янәсе, карбыз ярамаган, ник ашадың дип. Ә температура сәбәбе башка булды — бала тапканнан соң воспаление киткән булган. Бик каты авырдым, ике атна 40 температурасы белән яттым. Бернәрсә дә ашый алмый, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак яшәп калдым мин анда.

Токсикозның нәрсә икәнен мин Зифа белән белдем. Итле әйберне хәтта исни дә алмаган идем.

Минем хәлемне күреп, күпләр: «Кыз булачак!» — дип әйтте. Зифа белән йөкле чакта күпчелек җиләк-җимеш кенә ашадым. Хәтерлим, әнинең туган көненә җыелдык. Әле бер кеше дә белми иде минем йөкле икәнемне, әмма хәләтемне күреп, барысы да аңлап алдылар. Аннары, дус кызым туган көненә чакырды: «Алсу, син яраткан каз итен пешердем», — ди. Ул да белми авырлы икәнемне. Ул каз итен ашау түгел, аңа карый да алмыйм. «Эльвира, тамагым тук, ашыйсым килми, каз итен өйгә төреп җибәр әле, аннары ашармын», — дип сорап алдым. Тик мин аны барыбер ашамадым. Ә менә быел Эльвираның туган көнендә рәхәтләнеп тукландым! Каз итен күп итеп, былтыргысы өчен дә ашадым.
Баланың җенесен бит соңгы көнгә кадәр яшереп йөрдек. Әмма токсикозымны күреп бар кеше дә УЗИга әйләнгән иде. Бертавыштан: «КЫЗ!» — диделәр. Әмма мин кыз туасына ышанмый идем, миннән малайлар гына туар төсле иде…
Ә хыяллар тормышка аша икән! Аллага шөкер, алма кебек өч сабыем, өч бәхетем бар, — дип яза Инстаграм битендә Алсу Фазлыева.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий