Бу көннәрдә Илсөя Бәдретдинова Башкортстан якларында гастрольдә йөри. Кичә җырчы Кушнаренкода чыгыш ясаган вакытта үзе белән булган хәлне хәтерендә яңарткан.
“15 ел элек без Кушнаренкода авариягә эләгеп, Нариман белән хастаханәдә яттык. Ә Лера апа безнең бөтен группаны ашатып, кундырып 7 көн үзендә яшәтте. Мин үлгәнче рәхмәтлемен сезгә, Лера апа. Һәр елны группамны өендә кунак итеп озата. Бүген дә кунак булдык”, — дип язган Илсөя.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-avariyag-elgep-nariman-beln-khastakhand-yattyk