Җирләргә алып барганда сабый елап җибәргән

Баланың анасы сүзләренчә, ул башта ук табиблар хаталана дип уйлый. 

Төркиядә бер сабый вафат булган һәм аны зиратка җирләргә алып киткәннәр. Тик юлда сабый аңына килгән һәм елап җибәргән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән Лента.ру хәбәр итте.

Табиблар вакытыннан алданрак туган баланың вафат булуын ата-анасына хәбәр итә. Әти кеше мәетне зиратка алып барып җирләмәкче була. Юлда барышлый сабый малай елап җибәрә. Әтисе аны кабат хастаханәгә алып китә. Табиблар баланың гомерен саклап кала.

Баланың анасы сүзләренчә, ул башта ук табиблар хаталана дип уйлый. 

Ир белән хатын клиниканы судка бирәчәкме икәне әлегә билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/irlrg-alyp-barganda-sabyy-elap-ibrgn

Бәйле