Ничек 7 яшьлек бала 28 миллион доллар акча эшләгән?

Настя Радзинская — церебраль паралич белән авыруына карамастан, дөньяның иң популяр балаларының берсе.

«Forbes» журналы Настя Радзинскаяны дөньядагы иң югары керемнәре булган «YouTube» блогерлары исемлегенә кертте. Узган елда Настя Like Nastya аккаунтында 28 миллион доллар акча эшләгән.

Рейтингның беренче урынын Джимми Дональдсон алды, узган елда 54 миллион доллар эшләгән, икенче урында — 45 миллион долларлык керем белән Джейк Пол. Ә «Like Nastya» алтынчы урында тора, дип яза «Ридус» басмасы.

Настя — Краснодар крае кызы. «YouTube» каналында ул видео белән берничә телдә чыга. Роликларда Настя үзенең көндәлек тормышын күрсәтә, ул анда ата-аналары белән уйный һәм паркта йөри.

Настя социаль челтәрләрдә популярлыкка ирешкәч, ата-аналар бала белән бергә аны дәвалар өчен АКШка күченгән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-01-15/7-yashlek-bala-28-million-dollar-akcha-eshl-g-n-2655283
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий