Әсхәт Хисмәтне котлыйбыз!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәт дәрәҗәле бүләккә ия булды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзлаган Указда язылганча, театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпъеллык нәтиҗәле, иҗади эшчәнлеге өчен Әсхәт Хисмәт “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнә.

Әсхәт абыйны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/skht-khismtne-kotlyybyz

Бәйле