«Бала белән яшәгәнгә ай саен миңа акча түлә!»

-- Лейла

Ир-егет, хатыны белән аерылышканнан соң, баласын үзе белән алып киткән.

«Бала белән яшисең килсә — акча түлә…»Бу хакта бер хатын-кыз «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Гаиләм» дигән төркемдә язма бастырган.

«Бүгенге көндә мин төшенкелеккә бирелдем. Ирем баламны тартып алды. Ни эшләргә дә белмим.

Мин авыл кызы. Авылга шәһәрдән кайтып йөргән бай егеткә гашыйк булдым. Ярты ел йөргәннән соң кияүгә чыктым. Бер ай бергә торгач, авырга калдым. Шул көннән башлап, иремнең нинди кеше икәнен аңладым да. Ул мине өйдә калдырып, башка кызлар белән йөри башлады. Хәтта үзенең хыянәт итүен дә яшермәде.

Әмма аерылышырга да бирмәде. Мин баламны алып, өйдән чыгып китәргә булдым. Тик ул баланы да алып калды.

«Бала белән яшисең килсә — ай саен миңа акча түлә», — дип белдерде. Полициягә дә барып булмый, аның бөтен урында үз кешесе бар. Үзеңне төрмәгә утыртып куярга мөмкин. Хәзер ни эшләргә дә белмим инде», дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru

Бәйле