Заһид Мәхмүди вафат

Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итә.

Язучы Заһид Мәхмүди вафат. Фаразлар буенча, йөрәге авырткан. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма ул килеп җитә алмаган. 

Аңа бары 61 яшь иде. 

1991-2003 елларда язучының Татарстан китап нәшриятында ”Профессор Мияугөл”, ”Тәмуг чәчәге”, ”Ак болыт”, ”Әче балан” исемле китаплары дөнья күрде. 2003 елның июлендә З.Мәхмүдинең ”Әче балан” дигән романы буенча эшләнгән ”Бүре” радиоспектакле республикабызның каләм ияләре арасында үткәрелгән ”Бумеранг” бәйгесендә иң яхшылардан саналып, махсус дипломга лаек булды.

З.Мәхмүди – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/zaid-mkhmdi-vafat

Бәйле