“Ә балалар кайда тартырга тиеш?”

Җырчы Глюкоза укучы  кызына мәктәптә тәмәке көйрәтергә урын булмавына борчыла.

Глюкоза блогер Эльдар Джараховка интервью биргәндә мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән. Бу турыда “Дневники звезд” инстаграм сәхифәсендә язганнар.

Җырчы кызы Лиданы тәмәке тарткан өчен мәктәптән куып чыгаруларына зарланган. “Лидага 14 яшь һәм аны инде ике мәктәптән куып чыгардылар. Югыйсә, зур акчалар түли идек. Лидага үзен аңламаулары һәм аның әйткән сүзләреннән оялулары, шул хисләрне тою ошый. Лиданы дуслары белән вейп тартканда тотканнар. Мин директорга барачакмын. Әмма башка яктан уйлап карасаң, балаларга кайда тартырга? Алар мәктәпкә машинада әти-әниләре белән бара — тарта алмыйлар. Мәк­тәптән чыгармыйлар. Балаларга тәмәке тарту урыннары булдырыгыз инде, ниһаять”, — дигән ул.
Глюкоза үзенең кызын башкалардан аерылып торучы үзенчәлекле шәхес дип саный. “Шуңа да аңа укытучылар бәйләнә. Бөтен компаниядән бер Лидага эләгә”, — ди җырчы.
“Бу ананың башы белән барысы да тәртиптәме икән?” — дип шаккаткан инстаграмда утыручылар.
“Мондый әниләр булу бик кызганыч. Алар белән опека органнары да эшләмәячәк. Бу Глюкоза барыбер акча биреп котылачак. Кызын мәктәптән куып чыгарып дөрес эшләгәннәр. Анда да үзен патшабикә кебек тотадыр”; “Булгач, булсын. Әйдәгез, мәктәп буфетларында эчәргә дә рөхсәт итик алайса”; “Наркотиклар турында да онытмагыз”; “Мәктәпкә барганда машинада тартсын соң! Әти-әнисе каршы түгел бит”, — дип иронияле комментарийлар язганнар Глюкозага инстаграмда.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-01-19/balalar-kayda-tartyrga-tiesh-2659828

Бәйле