Кемнең хезмәт хакы артачак?

Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш.

Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова әйтүенчә, хезмәт хакының индексацияләнүе хезмәт килешүендә күрсәтелгән була.

Шулай да хезмәт кодексында барлык хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакын бердәм индексацияләү каралмаган. Мәсәлән, бюджет финанславын алмый торган эш бирүчеләр индексация тәртибен һәм шартларын, шул исәптән аның күләмен һәм вакытын үзләре билгеләргә хокуклы. Юрист сүзләренчә, коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/khezmt-khaky-artachak

Бәйле