Анастасия Заворотнюкның хәле ничек?

Актриса Анастасия Заворотнюкның кызы Анна әнисенең хәле турында сөйләде. Хәлләр яхшылардан түгел кебек…

Анастасия Заворотнюкның кызы «Instagram»дагы үз битендә әнисенең хәле турында сөйләде.

Берничә көн элек 26 яшен билгеләп үткән Анна Заворотнюк әнисе Анастасиянең нинди хәлдә булуы турындагы сорауга җавап биргән. Артистканың кызы әнисен «Көчле кеше» дип атаган, әмма аңа куркыныч чир белән очрашырга туры килгән, дип өстәгән. Анна үзенең якын кешесен бу хәлдә күрүе авыр, ди. «Хәлләр түзәрлек», – дип язган Анна.

Подписчиклар белән аралашканда ул, аңа якын кешеләренең ярдәме һәм сәяхәтләр төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә, дип белдерде. Анна тиздән Хорватиягә очарга планлаштыра, шуңа күрә коронавирустан прививка ясатырга җыена.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-19/anastasiyane-h-ll-re-t-z-rlek-2660715

Бәйле