Маска кию режимын бетерә башладылар. Беләсезме кайда?

Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон локдаун вакытында Хөкүмәт резиденциясендә узган кичәләр белән җәнҗаллар сәбәпле Англиядә мәҗбүри ковид-паспортларны, маска кию режимын һәм өйдән торып эшләүне гамәлдән чыгару турында игълан итте.

«Киләсе атнаның сишәмбесендә (25 гыйнварда) мәҗбүри сертификация төгәлләнәчәк, оешмалар ковид-паспортларны куллану-кулланмауны урыннарда үзләре хәл итә ала, тик без Англиядә ковид-сертификатларны мәҗбүри рәвештә куллануны туктатабыз.

Хөкүмәт өйдән торып эшләргә таләп итмәячәк, хезмәткәрләр эш бирүчеләр белән офисларга кире кайту турында фикер алышырга тиеш. Кабинет, кертелгән чикләүләрнең вакыты чыккач, Хөкүмәт битлекләрне мәҗбүри киеп йөрүне таләп итмәячәк дигән карарга килде», — дип белдерде парламентта Джонсон.

Аның сүзләренчә, омикрон штаммы таралу сәбәпле кертелгән «Б» планы 25 гыйнвардан соң озайтылмаячак һәм Англия «А» планына әйләнеп кайта.

Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-01-2022/britaniyad-kovid-pasportlary-m-maska-kiyu-rezhimy-gam-ld-n-chygarylgan

Бәйле