Аңа ни булган?

Актер, журналист һәм блогер Станислав Садальский Андрей Малаховның сәламәтлеге белән бәйле проблемалары турында сөйләгән.

70 яшьлек Станислав Юрьевич телевидениедә тапшырулар алып баручының йокы белән проблемалары барлыкка килгән, дип саный. Садальский сүзләренә караганда, Малахов еш кына төрле сәбәпләр уңаеннан борчыла. Андрейның актив эшчәнлеге, журналист фикеренчә, анда «Ямщик синдромы» барлыкка килүгә китергән. Блогер аңа күбрәк ял итәргә киңәш биргән.

Ноябрь аенда «Прямой эфир» тамашачылары Малаховның ни өчен парик киеп йөри башлавын фаразлаган. Кайберәүләр Андрей пеләшләнә башладган ди, һәм шул хәлдән ояла. Башкалар телетапшырулар алып баручының ниндидер авыруга каршы яшерен көрәшү ихтималы бар, дип белдерде.

Әле көз көне үк Малаховны яратучылар аның Израильдән шактый йончып кайтуына игътибар иткән. Әмма 2021 ел ахырында күпләр алып баручының, киресенчә, кинәт симерүен сизә. Андрей үзе бу хакта бернәрсә дә әйтми.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-20/malahov-itdi-avyryy-dil-r-2662006

Бәйле