- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
20 гыйнвар – Казанның «УНИКС» концертлар залында «БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ» ТМТВ балалар музыка премиясен тапшыруның икенче тантанасы узды.
Бәйге лауреатлары булып 16 яшькә кадәрге җырчылар, инструменталь музыкант-башкаручылар һәм хореографик коллективлар булды. Ул гади концерт кына түгел. “БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ” кызыл келәмле масштаблы югары җәмгыять чарасы, затлы статуэткалар, театральләштерелгән тамаша һәм бүләкләр тапшыру тантанасы да.
– Милан, Париж подиумнарында чыгыш ясаган кызлар! Балаларның барысы да сайланып алынган, иң шәпләре, иң яхшылары, – диде “Балалар премиясенең” авторы, режиссёры Гөлназ Сәфәрова.
Премиянең алып баручылары: Рамил Шәрапов, Зәлия Зиннурова, Аслан Миргаязов, Әминә Әхмәтҗанова, Наилә Славина. Яңа артислардан Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр катнаша. Балалар искиткеч чыгыш ясадылар! Камил Баһ – гармунда уйнап, тамашачыны үзенә гашыйк итте. Азалия Яфясова белән Илмира Нәгыймова чыгыш ясагач, тавышлары бер-берсенә туры килеп, аларны тыңлап кына торасы килде. Әминә, Мәдинә һәм Раяз Фасыйхов танылган “Сана кәккүк” җырын башкардылар.
Кыскача әйткәндә, концерт гөрләп үтте. Нәниләр, балалар, җырчылар, җырлар, сәхнә, утлар, эффектлар – югары дәрәҗәдә. Оештыручыларга рәхмәт.