Язучы Айдар Хәлим: «Миңа «Шушы ятим дә үсеп бара бит» дияләр иде!»

-- Лейла

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлим балачак хатирәләре белән уртаклашты.

— Мине, бишектән төшеп, әле үзен аңлап та өлгермәстән, бары тик тыкрыклардан тыкрыкларга гына чабып йөргән сабыйны очраткан һәр түтки, һәр әби-чәби «Сугышка киткәндә атасыннан өч кенә көнлек булып калган шушы ятим дә үсеп бара бит!» – дип, тегермән ташындай дөп-дөп китереп, аркамнан сөйгән заманнарга күпме гомер үткән икән? Сигез ел? Унсигез? Егерме сигез?.. Мине котлыйлар. Якындагылар һәм ерактагылар. Миңа сиксән яшь тула икән. Алар, бәлки, ялгышалардыр. Сиксән яшьлек ятим буламыни? Бер канатсыз килеш сиксән ел очарга мөмкинмени? Юк, кызганычка каршы, ялгышмыйлар: сиксән, чынлап та, икән шул – 01.01.1942.

Әгәр үстерсәләр, очарга гына түгел, илең каршында сирәк шөһрәткә ия булып үсәргә дә мөмкин икән. Әйе, дан-шөһрәтле илем мине ашатып-эчереп, киендереп кенә гомеремне саклап калмады, ә бәлки рухи-рухани кыйммәтләр, җан шөһрәте белән баектырып, язучы итеп үстерде һәм бар кешелек каршына чыгарды. Мин ятим баланы язучы итеп үстергән Туган илем, Ватаным, миңа дөньяда иң матур, иң камил, иң бай телләрнең берсе булган туган татар телемне, шөһрәтле мәдәниятемне бүләк иткән газиз Татарстаныма мәңге рәхмәтлемен һәм бурычлымын. Мине бүген туганнарым, дусларым һәм гади замандаш-милләттәшләрем Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән сиксән яшьлегем белән котлыйлар. Моның өчен рәхмәт төшсен сезгә, җанкайларым. Өч көнлек килеш ятим калган һәм сиксән яшенә кадәр кешелекне китап яктысы белән яктыртып, җылытып тора алган гомерем белән бурычлымын мин сезгә, кадерлеләрем. Илемә рәхмәт. Татарыма рәхмәт. Татарстаныма, Башкортстаныма рәхмәт, — дип искә ала язучы.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле