Ләйлә Дәүләтова 20 ел эчендә бер тапкыр да диңгез күрмәдем, ди

-- Лейла

Шагыйрә, журналист Ләйлә Дәүләтова ялдан матур фотолар белән уртаклашты.

— Диңгезнең төсен карагыз әле юри генә! Мин бит инде авыл баласы. Диңгезнең төсе гел бер генә төстә, дип уйлый идем. Мондый изумрудный төстә, зәңгәрле-яшелле диңгез була, дип башыма да китерми идем! 
Дөресрәге, телевидениеда 20 ел эшләү дәверендә мин бер генә тапкыр да диңгезгә бармадым. Минем өчен диңгез ул – Актаныш, ял итү – ул авылда чүп утау булды. Эшләдем дә эшләдем мин. Минем өчен шимбә-якшәмбе дә юк иде… Хәтта төннәрен йокларга да вакытымны жәлли идем! Төне буе җыр язып, сценарий язып утырган чакларым әле дә истә!
Хәзер шулай ял итеп яшәсәм дә ярыйдыр инде, әйеме? Чын йөрәктән, барчагызга да барырга язсын иде! Диңгезне бер күрмәгән кешеләргә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән рәхәтләнеп ял итәргә насыйп булсын иде! — дип тели шагыйрә.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле