«Омикрон»ның төп билгеләре нинди?

Ис, тәм тою югалмаячак…

Йогышлы авырулар буенча белгеч, иммунлаштыру практикасы буенча Консультатив комитет әгъзасы, Төньяк Каролинада яшәүче табиб Кэтрин Полинг NBC News телеканалы эфирында омикрон-штаммының төп симптомнарын санады.

«Ютәл, тамак авырту, томау һәм арыганлык — «омикрон» вариантының характерлы симптомнары булса кирәк. Әмма, дельта-штаммнан аермалы буларак, күп кенә авырулар тәм, ис сизүне югалтмый. Тамак авыртуы чирне җиңел үткәрүчеләрдә дә була», — ди инфекционист.

Тикшеренүчеләрнең авыруларны күзәтүдән соң шундый нәтиҗәгә килгәнлеген белдерә белгеч.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-01-24/omikron-ny-t-p-bilgel-re-nindi-2665780

Бәйле