Кан коелган урын – адаштыра

Сезнең дә мондый хәлләр турында ишеткәнегез, йә әле үзегезнең эләккәнегез дә бардыр.

Адаштыра торган урыннар була дип сөйлиләр. Менә кайсы гына якка, кайсы гына авылга килеп кермә, кемгә генә шушы сорауны бирмә: “Әйе, бар, бар. Нишләп булмасын, бездә дә бар ул андый урыннар”, “Менә авыл башындагы ялгыз нарат янында…”, йә булмаса, “Күрше авыл белән ике арадагы тау башында”, – дип сөйли дә башлыйлар.

Ул тарихлар берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызык, үзләре ничектер шомлы да шунда. Андый җирләр пычрак, кан коелган җирләр була дип әйтәләр. Анда барып керсәң, юлны һич кенә дә таба алмыйсың, бер тирәдә әйләнеп йөрисең, дип сөйлиләр. Ат белән булсаң, ат та юлны таба алмый икән. Җитмәсә, әле гел туарыла, ди.

Шундый бер хәл турында Балтач районында экспедициядә вакытта сөйләгәннәр иде. Ат арбасына утырып бара икән болар. Ат туарыла да китә, ди. Төшеп тә карадык, ди, арбадан, ат һаман туарыла, ди. Өч-дүрт мәртәбә җиктек, ди. Шуннан соң искә төште, ди, дуганы борып җигеп карыйк әле кире якка таба диешкәннәр болар. Элеккеге заманда шулай эшләгәннәрен ишеткән булганнар. Боҗраны артка таба каратып җиккәннәр дә, атлары бу урыннан чыгып киткән. Әле шундый вакытта шул боҗрадан карасаң, арбага төялгән җеннәр күренә, ди. Менә шуңа күрә ат бара алмый икән. Авыр була, тарта алмый, ди. Менә шундый тарих.

Тагын бер вакыйга хакында язып китәм. Монысын Түбән Кама районының бер авылында сөйләгәннәр иде. Олы яшьтәге генә апа иде инде ул. Моның әнисе күрше авылга барырга чыккан, ди. Җәяү барырга шактый, хәйран гына таулар төшәсе, менәсе икән. Кыш көне, караңгы тиз төшә. “Әнием тау менгәч, җеннәр туена очраган. Җеннәр туенда әйләндерәләр, атта чаптыралар икән моны. Ул туйның матурлыгына исе-акылы киткән әнинең. Шулай бик озак буталып “туй”да йөргәннән соң, таң атар вакыт җиткән. Әнием күрше авылда әтәч кычкырган тавыш ишетеп, айнып киткән, ди. Шул вакыт бер җен дә дә калмыйча таралып беткән. Әни берүзе басып калган. Шулай итеп үз өенә көч-хәл белән таң алдыннан гына кайтып җиткән. Каенанасы шаккатып каршы алган инде үзен. Абыстай булган ул, әнине әйбәтләп өшкергән, шуннан соң гына әни терелеп киткән инде”, – дип сөйләгән иде.

Тагын бер тарихны Балтач районында ишеттем, Түнтәр авылында. Шулай бервакыт шушы авылның бер кешесе кыш көне ат белән күрше авылга барырга чыккан. Берзаман моның аты шып итеп туктап калган. Төшеп карый, ат каршында берни дә юк, ә ат бармый. Аптырагач, моның балтасы булган чанасында, ат каршына килеп, бисмилласын әйтеп, буш урынга балтасы белән селтәнгән. Һәм ат җиңел генә кузгалып киткән. Бер елдан соң бу кеше яңадан шушы урыннан узып бара икән. Берзаманны бик матур ак атлар бик күп кеше килеп чыккан моның каршына. Янына килеп туктаганнар. Моны мәҗбүр итеп утыртып, урман эченә алып киткәннәр. “Син былтыр безнең башлыгыбызга балта белән кизәнеп суккан идең, без аны ала алмыйбыз, син кире балтаңны ала алсаң, без сине җибәрәбез”, – дигәннәр болар. Бу бисмилласын әйтеп балтасын алган да, моны кире үз урынына чыгарып куйганнар, бу кайтып киткән, ди. Менә шушындый хәл.

Адаштыра торган урынга килеп эләккәч, тиз генә чыгып китү өчен башкарыла торган төрле-төрле ысуллар турында да күп ишетергә туры килде миңа. Менә тыңлап карагыз әле. Кемдер белгән догаларыңны укырга кирәк, ди, кемдер бик каты итеп сүгенергә киңәш итә. Кайдадыр кычкырып: “Тьфу, шайтан! Тьфу! Син мине адаштырдың бит”, – дияргә кирәк диләр. Шуннан соң күзләр ачылып китеп, юлны табасың, ди.

Ә менә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында болай дип сөйләгәннәр иде. Элек булган инде бу, сугыш елларында ук әле. “Әни белән төнлә качып кына урманга бардык, утынга. Урман кисәргә ярамый иде, шуңа шулай төнлә бардык. Кайтканда адаштык. Әни әйтә: “Бияләйләрне алмаштырып киик”, – ди. Уң кулныкын сулга, сул кулныкын уңга кидек. Шуннан соң ат үзе юлны табып чыкты”, – дип сөйләгән иде бер апа. Нишләп алай алмаштырып киясе соң дигәч, менә шулай иткәч, җен үзе адаша икән, синең юлыңнан китә, диде ул миңа.

Әле тагын киемне эчен тышына әйләндереп, йә аяк киемен уңын сулга, сулын уңга алмаштырып кияргә кирәк дигәнен дә ишеткәнем бар. Менә шундый үзләре кызык, үзләре кызганыч хәлләр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/tөrlese/kan-koelgan-uryn-adashtyra

Бәйле