14 яшьлек малай бер хатынны талаганнан соң, үзе аңа шалтыраткан.

Салаватта яшәүче Елена Интернетта йөгерү өчен җайланманы 6 мең сумга сату турында белдерү күргән. Товар өчен акчаны күчергәннән соң, сатучы юкка чыккан. Икенче көнне малай хатынга үзе шалтыраткан һәм аны «мамонт» дип атаган.

Малай хатынның үзенең беренче корбаны булуын әйткән, шулай ук мошенниклар рәтенә басарга чакырган. Елена ризалашкан һәм малай белән аралаша башлаган. Инде үсмер белән дуслашкач, хатын малайның исем-шәрифләрен һәм телефон номерларын сорап алган. Малай, ике дә уйламыйча, барысын да сөйләп биргән. Шушы сөйләшүдән соң, 14 яшьлек укучы янына полиция хезмәткәрләре киләгән. Хәзер үсмер аларда исәптә тора.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-01-24/sin-mamont-2666159

Бәйле