Илназ Сәфиуллин нинди операция ясаткан? [видео]

Татарстанның атказанган артисты Илназ Сәфиуллин үз Инстаграм битендә операция ясатуы турында хәбәр итте.

— Операцияне гел көтмәгәндә генә ясатырга туры килде. Мин бит тикшерү максаты белән генә дәваханәгә килгән идем! Медицина хезмәткәрләре белән киҗәшләшкәннән соң бу эшне озакка сузмаска булдык. Минем каш буенда куркыныч кына бер миңем бар иде. Аны операция юлы белән алдырдым менә! — дип сөйли җырчы Илназ Сәфиуллин. 

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/ilnaz-sfiullin-operatsiya-yasatkan-video

Бәйле