Алмаз Мирзаянов мәктәпне 15 яшендә үк тәмамлаган

-- Лейла

Алып баручы, шоумен Алмаз Мирзаянов балачак хатирәләре белән уртаклашты.

— Бәләкәй чагымда өйдәгеләрдән качып чәчемә сагыз ябыштыра идем. Аннары шул урынын гына кисеп алалар иде.

1993нче елның августында 6 яшь тулды һәм сентябрьдә беренче сыйныфка укырга кердем. 4нче сыйныфны сикердем дә, шул рәвешле 15 яшемдә 11нче сыйныфны тәмамладым.

Бер елны безнең класска Марсель исемле егет кайтты. Сумка урынына дипломат белән килде. Икенче көнне бөтенебез дә дипломат белән мәктәпкә килдек. Минеке ачылып китеп, дәфтәрләрем көзге пычракка коелдылар. Өй эшләре барыбер эшләнмәгән иде.

Һәр иртә мине классташым Илдар чакырып чыгара иде дә, без бергә мәктәпкә бара идек. Аның «Аалмаааз» дип, кычкырып чакырганы һаман колакта яңгырап тора. Кайбер көнне кайтканда сугыша идек тә, икенче көнне минсез генә китә иде.

Бөтен мәктәпне аякка бастырырлык тәртипсезлек эшләп тә, мин икәнен белмәделәр!

Мәктәпне тәмамлагач та, сәерлекләр бетмәде. «Права»га экзамен бирергә шорты киеп барган өчен куып чыгардылар.

Училищеда укыганда иртүк бер садикка урам җыештыручы булып эшләргә чаба идем, аннары дәресләр башланганчы баян дәресенә әзерләнә идем. кич белән Халык театрында уйнарга, «Ядъкәр» ансамблендә җырларга, татар эстрада җырчылары концертларында «пушкада» торырга дип район мәдәният йортына йөгерә идем.

Район чараларында катнашып, күп дәресләр калдырганга шелтә белдергән укытучының дәресләренә бүтән йөрмичә, үзлегемнән әзерләнеп, шул укытучыга дәүләт имтиханы бирдем. Бишле куйды. Рәхмәт аңа.

Гомеремнең уку белән бәйле чорында иң кызыклы әйберләр укудан тыш вакытта булган икән. 2нче общагада ниләр күргәнне генә дә бер китап итеп язарлык. Барысын да искә төшерәсе дә килми. Бары тик икенче курста вакытта тук булуым өчен Федотовка кызлары Рита белән Маринага зур рәхмәт әйтәсем килә! — дип яза җырчы Алмаз Мирзаянов.  

Бәйле