Россиядә ковид белән авыручылар кайчан кими башлар?

Россиядә коронавирусның яңа дулкыны вакытында госпитализация буенча рекордлы күрсәткечләр булачак.

«Хәзердән үк Мәскәү бу дулкын вакытында госпитализация буенча рекод куячак дип әйтеп була. Минем карашка, башка төбәкләрне дә шул хәл көтә. Авыручылар саны ким дигәндә 2,5 атна артачак», — дип сөйләде иммунолог Николай Крючков.

Белгеч сүзләренчә, бу сроктан соң вазгыять тотрыклана һәм акрынлап авыручылар саны кими, әмма бу артуга караганда 2-2,5 тапкыр акрын барачак.

Россиягә коронавирусның «омикрон» штаммының BA.2 тибы килүен төп интрига, диде Крючков. Ул Даниядә «омикрон»ның мутациясе котыруын искәртте.

«Омикрон»ның тармаклануы бездә чир йоктыруның тәүлегенә 100 меңнән артык очрагы ачыклануына китерергә мөмкин», — диде иммунолог.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/73611/

Бәйле