Ни өчен Казанда сукбайлар арта?

Кыш җитү белән Казанда сукбайлар өчен булдырылган приютларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бүген Татарстанның социаль тернәкләндерү үзәге оештырган вакытлыча яшәү урыннарында 200дән артык кеше көн күрә. Сукбайларның саны артуын көннәрнең суытуы белән генә бәйләп карамыйлар. Төп сәбәпләрнең берсе — Россиядәге икътисади вазгыять һәм эчкечелек.

Сукбайлар нинди шартларда яши? Приютларга кемнәр эләгә? Аларны нинди эшкә җәлеп итәләр? Азатлык хәбәрчесе Казан шәһәренең Борһан Шаһиди урамында урнашкан приютында булды.

Колхоз базарына терәлеп торучы приют биләмәсендә рәттән вагоннар тезелеп киткән. Һәрберсендә алтышар кеше көн күрә. Кеше күбрәк сыйсын өчен ятаклар ике катлы итеп куелган. Көндез сукбайлар аз. Күбесе эштә. Монда эшләмәүчеләрне генә күрергә була.

«Мин үземне сукбай дип санамыйм»

Приютта ике ай яшәүче Анна Микитюк үз вагоны белән таныштыра. Күршеләренең һәммәсен дә яхшы белә. Монда күбрәк йоклыйлар, ял итәләр ди ул. Эшләүче сукбайлар кайда эшләүләренә карап, шул вакытта йокыдан тора. Төгәл вакытта уяту дигән кагыйдә монда юк.

— Наталья бик иртә тора. Люба ике көн эшли, ике көн ял итә. Әнисә бөтенләй иртәнге өчтә тора. Ул ашханәдә эшли. Мин ике атна эшләмәдем. Кайчан ашыйсыбыз килә, шул вакытта ашыйбыз. Болай өч тапкыр ашаталар. Акча булганда үзебез дә сатып алабыз, — ди Анна.

Анна Микитюкка 51 яшь. Ул тумышы белән Украинаның Черкас өлкәсеннән. Күп еллар Русиядә яши. Үзенең Кавказда коллыктан качып Казанга килеп чыгуы турында әйтә. Татарстанга узган елның җәендә килә. Яшәр урын эзләп чиркәүгә мөрәҗәгать итә. Аңа әлеге приютка барырга киңәш итәләр.

— Инде 22 ел урамда яшим. Моңа ирем һәм кайнана гаепле. Әнием Себердә Ноябрьски шәһәрендә яши. Өч балам бар. 1991 елгы кызым, 30 яшьлек улым бар. Кече балама 21 яшь тула. Менә шулай килеп чыкты. Ике баламны урамда таптым. Аларны башка кешеләр тәрбияли, — ди ул үзе турында.

Натальяның туганнары, балалары белән элемтәсе күптән өзелгән. Бүген аның документлары да, яшәргә урыны да юк. Без килгәндә ул, ниһаять, эш тапкан иде. Аны приютта кулланылмаган киемнәрне сатарга чыгарганнар. Монда аз керемле кешеләр өчен кирәк-яраклар күп. Киемнәр 150 сумнан 300 сумга сатып утыра.

«Аннан качуның мәгънәсе юк»

Микитюк Кавказда хезмәт коллыгында була. Бу хәлләрнең елларын, вакытларын төгәл атап сөйләми. Ул сукбай хәленә төшкәч, Сарытауга киткән. Үзе сөйләвенчә, аны кирпеч заводыннан Чечня һәм Дагыстанга сатып җибәрәләр. Аларга 7-8 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Чечняда ул ике ай яши. Башта үгез көтүе көтә, аннан төзелештә эшли. Вәгъдә ителгән акчаларның бер тиене дә түләнмәгән. Бер аш тәлинкәсе өчен эшләдек дип сөйли ул.

— Бер матур кичтә Магомет безне үзенә алды һәм качарга булышам диде. Бер-ике ай аңа булыштык. Шуннан соң безне аның туганы янына, без яшәгән җирдән 150 чакрым ераклыкта урнашкан Шумелек авылына китерделәр. Алар алдау юлы белән алып киткән булганнар. Мине Дагыстан буйлап тегендә-монда йөрттеләр. Шумелекта бер кешедә ике айлап эшләдем. Ул кулын күтәрә башлады. Аннан качуның мәгънәсе юк иде. Барыбер әзмәвердәй ир-атлар эләктереп алачак. Тагын да начаррак урынга эләгергә мөмкинсең.

Ахыр чиктә өч кешегә ногай кешесе төнлә качарга ярдәм итә.

— Коллыкка мин генә эләкмим бит, — дип дәвам итә Анна. — Анда йөзләгән кеше. Кайбер кешеләрне бөтенләй таба алмыйлар. Элегрәк аларны мичләрдә яндыралар иде. Мин нәрсә уйлыйм? Җитез һәм утырып чыккан кешеләр кача ала. Шулай да барыбер эләктереп алырга мөмкиннәр. Мин бер кеше белән яшәдем. Ул өенә бер ел кайткан. Көндез йоклаган, төнлә юлга чыга торган булган. Хәтта төнлә дә эләктереп алулары бар.

Мин үземне сукбай дип санамыйм. Документларым булмаса да, теркәлгән урыным бар. Мин әле сукбай дәрәҗәсенә төшмәдем. Сукбай – ул эшләргә теләмәүче, чүплектән чүплеккә йөрүче. Шундый сукбайлар бар, алар мондагыдан яхшырак яши. Биш катлы йортларда көн күрә. Син аңа сукбай дип әйтә алмаячаксың. Ул синнән утыз тапкырга яхшырак киенә.

«Бу тормышта нинди яхшы әйбер булсын?»

Анна Микитюкның күршесе Наталья Бубнова монда өч ай яши. Үзе Яшел Үзән районыннан килгән.

— Яшәр урыным, эш юк иде. Эш тапсаң да, бер-ике көн генә эшләттеләр. Аннан сынауны уза алмадың дип кире боралар. Бурычка баттым, — дип сөйли ул.

Вагонда сукбайлар бәяләр артуын, «Пятерочка» кибетендә әле түзәрлек булуын сөйләшеп ала. «Ашказаның хакына экономия ясама», дип тә өстәүче бар.

— Бу тормышта нинди яхшы әйбер булсын? Һәркемнең дә шулай бугай. Ашарга азрак та алып яшәргә була, — ди Бубнова.

«Күп кешеләрне эштә алдыйлар»

Ир-атлар вагонында берән-сәрән кеше күренә. 42 яшьлек Владислав Алексеев Казан егете булып чыкты. Әмма әти-әнисе, туганнары аннан баш тарткан. Ул 10 ел үз өендә яшәми. Владислав ике яклы нейропатиядән интегә. Шуңа күрә беркайда эшләми, тыныч кына приютта көн күрә. Заманында ул Казан дәүләт университетының экология факультетын тәмамлаган булган.

— Йортсыз калган кешеләр саны бермә-бер артты. Күп кешеләрне эштә алдыйлар, күпләр махинациягә эләгә. Урыс кешесе түзем ул. Ничек кенә булмасын, мондый хәлләр дә була. Моны кабул итү үзе үк фаҗига. Бу кешечә түгел инде. Коммерция беркая да китми. Азык-төлеккә бәя үсә, әмма иң начары – хезмәт хаклары андый дәрәҗәдә артмый, — ди ул.

Владислав моңа кадәр башка приютта яшәгән.

— Мөмкинлегем булганда, мин торак арендалый идем. Миңа хәзер авыр. Минем хыялым – шәһәрдә түгел, авылда үз хуҗалыгым белән яшәү, — ди ул.

«Монда төп чикләү – эчәргә ярамый»

Приютның үз таләпләре дә бар. Монда төп чикләү – эчәргә ярамый.

— Бер кеше эчсә, бөтенесе эчә башлый. Аракы яратмаган кеше монда эләкми дә, — дип сөйли әлеге приютның мөдире Ислам Галиуллин.

Сукбайлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Монда һәр кичен мунча, душ керергә була. Ул махсус вагонда урнашкан. Юыну, бәдрәф урыннары да цивиль итеп ясалган. Өч тапкыр ашату каралган. Төшке аш вакытында пылау, ипи һәм помидор белән кыяр бирәләр.

Биредә яшәүчеләрнең күбесе эшли ди ул. Сукбайлар төрле эшкә җәлеп ителә: төзелештән алып, җыештыручыга кадәр.

— Без аларга эш эзлибез. Эшләүчеләр көненә 1 мең сум акча ала. Атнасына бер тапкыр хезмәт хакын түлибез. Бу алар өчен бик яхшы. Кич киләләр, ашыйлар, йоклыйлар. Күбесе иртәнге 6да торып эшкә китә. Кайберләре вагонда кала. Монда яшәүче 45 кешедән (18 гыйнварда приютта яшәүчеләр саны 47 кешегә җиткән иде) якынча 30ы эшле. Аларга эш табу авыр, чөнки аларны кабул итәргә теләмиләр. Хатын-кызларга сакчы булып та эшләргә була, — ди Галиуллин.

«Сукбайлар саны артуга бара»

Борһан Шаһиди урамындагы приюттан тыш, Казанда сукбайлар өчен тагын 10 фатир бар. Татарстанның социаль тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов белдергәнчә, һәр фатирда 10-12 кеше көн күрә. Барлык приютларны санаганда, сукбайлар саны 200дән артык китә.

— Борһан Шаһиди приютына тагын өч кеше килә диделәр. Анда аз урын кала. Икенче кат ятакта җайсыз, анда кеше йоклый алмый. Без башта приютка килгән кешенең кем икәнен, үзен ничек тотуын карыйбыз. Аннары үзләрен тәэмин итә алырдаен фатирга күчерәбез, — ди ул.

Соңгы вакытта яшәргә урыны булмаган кешеләр саны арткан. Моның сәбәбе көннәрнең суытуы белән генә бәйле түгел.

— Тенденцияләр өметле түгел, сукбайлар саны арта бара. Моның сәбәбе эчкечелеккә һәм илдәге икътисади вазгыятькә бәйле. Аерым ачык кына әйтеп булмый. Авылда эш юк һәм ул монда килә. Әйтергә кирәк, бу сукбайлар арасында Татарстан кешеләре азрак. Аның күпчелек өлеше башка төбәкләрдән килүчеләр. Башка төбәкләрдә ничектер, алар монда бәхет эзләп, бай республикага барам дип килә, — дип сөйләде Азат Гайнетдинов Азатлыкка.

Чыганак: https://www.azatliq.org/a/31666637.html

Бәйле